Ютазы районының урак алдынгылары

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Районның алдынгы экипажларын “АгроМир” җәмгыяте игенчесе Рамил Касыймов җитәкли – ул НХ СХ 6090 комбайнында 650 тонна ашлык суктырган. 

“Нәбиуллин” хуҗалыгыннан Равил Нәгыймов “Акрос” комбайны бункерыннан 644 тонна бөртек озаткан. Шундый ук маркалы комбайнда эшләүче “Уңыш” җәмгыятеннән Рәмис Галиев 338 тонна икмәк суктырган. “Нью-Холланд” комбайнын “иярләгән” тукайлы  Айрат Зәйдуллин 330,82 тонна бөртекне ындыр табагына озаткан. Мәгълүматлар 16 августка.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International