Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Фермер Рамил Гәрәев биләмәләрендә төп эш фронты – арпа һәм арыш басулары
2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе
Димтамак авыл җирлегендә яшәп, шунда үз хуҗалыгын оештырып, соңгы елларда матур үсеш юлыннан атлаучы фермер Рамил Гәрәевның биләмәләреннән узганда, безне тигез булып өлегереп килүче колач җитмәслек бодай кырлары озатып калды – алар мул уңыш вәгъдә итә. Уракка зур оешканлык белән кереп киткән фермерның иген кырларында комбайннар тулы көченә эшли. Арпа белән арышны теземнәргә салып барган чапкыч артыннан ук ике комбайн игеннәрне суктырып бара.
- Игеннәр быел бик матур. Әлегә һәр гектардан 30 центнердан артык уңыш җыябыз. Иң мөһиме, көннәр матур торганда икмәкләрне югалтуларсыз җыйнап алу. Шуңа күрә уракны тагын да тизләтү һәм чыгымнарны киметү максатында аеры урып җыю ысулы белән эшлибез, - дип сөйли Рамил. - Быел без матди-техника базабызны тагын да ныгыта алдык. Моңа кадәр икмәкне сакларга урын җитмәсә, быел мин аны үз амбарларыма кайтарып аударам. Вак-төяк ремонт эшләре уздырганнан соң биналарны электр утына тоташтыруда район башлыгы Рөстәм Нуриевның ярдәмен тойдым, - дип әңгәмәбезне дәвам итте фермер.
Хуҗалыкта берьюлы салам төргәкләнә, туфрак эшкәртү бара, якын көннәрдә чәчүгә керешәчәкләр. Рамил Гәрәев алып килгән тәмле төшке аш белән тукланып алган механизаорлар командасы өр-яңа көч белән эшен дәвам итте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Мәгълүмат-пропаганда төркеме утырышы
Бүген Ютазы муниципаль районында гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашында террорчылыкка каршы комиссиянең мәгълүмати - пропагадист төркеменең киңәйтелгән утырышы узды.
Намуслылык бездән башлана
Бәйрәкә авылы мәдәният йортында «Коррупциягә каршы бергәләп» акциясе узды.
"Бердәмлек рухы, батырлык көче": Ютазы районы талантлары иҗади көрәштә очрашты
8 апрель көнне Район мәдәният йорты чын сәнгать сәхнәсенә әверелде: биредә Ютазы районы предприятие һәм учреждениеләре коллективлары катнашында «Бердәмлек рухы, батырлык көче» үзешчән сәнгать смотр‑конкурсы узды.
Шәвәлиева Рәзидә Кифәрис кызы «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Шәвәлиева Рәзидә Кифәрис кызы «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз