Ютазы районы шәфкать туташлары медицина ярдәмен сыйфатлы итү турында тагын бер тапкыр әңгәмә корды

2017 елның 29 августы, сишәмбе

Республика программасы буенча күптән түгел генә Какылы Күл авылында төзелгән фельдшер-акушерлык пунктында Урыссу үзәк район хастаханәсе фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләренең район күчмә семинар-киңәшмәсе узды.

Авыл халкына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүдә алдынгы тәҗрибәне йөрәнүне һәм уртаклашуны максат итеп куйган чарада катнашучыларның эш көне яңа медицина пункты белән танышудан башланды. Медицина учреждениесе мөдире Роза Камаева хезмәттәшләрен үз эшчәнлеге, беренчел санитар-отчет документациясен алып бару, санитар-йогышсызландыру режимын саклау, халык арасында санитар-агарту чаралары уздыру тәртибе белән таныштырды.

Семинар-киңәшмәнең теоретик өлеше авыл клубында дәвам итте. Урыссу үзәк район хастаханәсенең оештыру-методик кабинеты фельдшеры Мәйсәрә Рахмаева гриппа каршы вакцина ясау белән бәйле актуаль сорауларны яктыртты. Ул, шулай ук, беренчел медицина ярдәме күрсәтүдә фельдшер-акушерлык пунктлары тоткан роль, балаларны һәм өлкәннәрне диспансерлаштыру, төрле чирләрдән кисәтү чаралары күрү турында чыгыш тотты. Белгеч документация белән эшләүдә кайбер моментларга тукталды. Район хастаханәсе ашыгыч медицина ярдәме бүлегенең өлкән фельдшеры Миләүшә Харисова үз хезмәттәшләренең фельдшер-акушерлык пунктлары медиклары белән үзара хезмәттәшлек итүнең нечкәлекләре турында сөйләп узса, районның баш табибы Светлана Шакирова исә район фельдшер-акушерлык пунктларының тулаем эшчәнлегенә бәя бирде. Ул тагын бер кат хезмәттәшләренең дикъкатен медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты нәкъ менә фельдшер-акушерлык пунктларында ук башлануына җәлеп итеп, авыруны дару препаратлары гына түгел, шәфкать туташының яхшы мөгаләмәсе дә дәвалавын искәртте.

Ахырда Какылы Күл авылы үзешчәннәре кунакларга кечкенә концерт тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International