Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 - 2024 елларга «Агростартап» проекты буенча «Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы җитештерүе эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җәлеп итүне тәэмин итү, авылда халыкны эш белән итүне арттыру буенча грант бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсы башлану турында игълан итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы органик продукциянең товар тамгасына махсус хокуклар алды. Тиешле таныклык Роспатент тарафыннан бирелде.
10 августта Алексеевск шәһәр тибындагы поселыгының Воскресенский Храмы мәйданында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә оештырыла торган Бөтенроссия Бал муллыгы” фестиваль-ярминкәсе узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 6 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 9 июльдән 11 июльгә кадәр “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге” ДБУ белгечләре төркеменең Нурлат районы халкы белән очрашулары планлаштырылган.