Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасында чәчүлекләрдән нәтиҗәле файдалану турында сөйләде. Аның әйтүенчә, “республика агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеге турыдан-туры үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларының эш нәтиҗәләренә бәйле”.