Кичә Урыссу поселогында Ватанны саклап гомерләрен биргән корбаннарны искә алу максатында, «Мәңгелек ут» мемориаль комплексы янында Билгесез солдат көненә багышланган митинг узды.
АПКны техник модернизацияләү буенча дәүләт ярдәменең төп механизмнарыннан берсе - ташламалы лизинг, ул аграрийларга иң уңай шартларда заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалар сатып алырга мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Ютазы муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе итеп ТР Ютазы муниципаль районы “Урыссудагы 3 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең директор урынбасары – ТР Ютазы муниципаль районы Урыссудагы 3 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе структур бүлекчәсе җитәкчесе – Ютазы районы муниципаль психологик хезмәт җитәкчесе Лотфуллина Зенфира Тәлгать кызы билгеләнде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүченчә, 4 декабрьдә 12:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында чираттагы бушлай вебинар узачак, ул авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эре мөгезле терлекләрне идентификацияләүгә багышлана.
2020 елда Татарстан авылларында 500дән артык объект төзекләндерелде. Бу Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын уңышлы гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Район торак пунктларында Яңа елга хәзерлек – объектларны бизәү дәвам итә.
Ютазы районы депутатлары 2020 елда район территориясендә республика һәм муниципаль программалар нигезендә төзелгән яңа объектлар буенча объезд уздырды.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
#СТОПВИЧСПИД акциясе кысаларында 2020 елның 26 ноябреннән 4 декабренә кадәр "Роспотребнадзор" ның ТР (Татарстан) Идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында территориаль бүлеге ВИЧ-инфекцияне профилактикалау сораулары буенча Бөтенроссия кайнар линиясен үткәрә, Акция Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә туры китерелгән һәм ВИЧ-инфекцияне профилактикалауга һәм бу авыру турында халыкка мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән.