Агымдагы елның беренче кварталында сәламәтлек саклау өлкәсенең дәүләт учреждениеләре арасында Ютазы районы бишенче урынга чыккан.
Безнең район делегациясе Бөгелмә районында узган зона семинар-киңәшмәсендә катнашты
Бүген Бөгелмә районының Карабаш шәһәр тибындагы бистәсендә зона өйрәтү семинар-киңәшмәсе узды. Әлеге чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильясов Закуан белән берлектә Ютазы районының барлык авыл җирлекләре башлыклары, катнашты.Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев "ТР Муниципаль берәмлекләре советы"Ассоциациясенең мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Нарасый булачак һөнәренә беренче адымнарын балачактан ясый. Нәкъ менә шул вакытта доктор, пешекче, сатучы, шофер кебек үз тирәсендә булган һөнәрләрне сабый үзендә сынап карарга була.
Зәй шәһәрендә рәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Анда Камил Ибраһимовның 1991 елда акварель техникасында иҗат ителгән "Хәвефле кич" дип аталган картинасы куелган.
«Игътибар, балалар!» оператив-профилактик чаралар кысаларында 1 санлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре ЮХИДИ һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ белән берлектә "Без юлларда иминлек өчен" дип аталган социаль акция үткәрделәр.
Татарстан АССРы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чаралары кысаларында, 21 майда, Үзәк китапханә хезмәткәрләре Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең 8 сыйныф укучылары өчен «ТАССРга 100 ел» мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
Урыссу гимназиясендә оператив-профилактик чаралар кысаларында Әлмәт татар драма театрының "Утлы юллар патруле" спектаклен карау оештырылды.
Залда төрле яшьтәге гаиләләр катнашты. Күңелле конкурслар һәм уеннар үткәрелде, гаилә турында табышмаклар әйтелде. Бәйрәм җылы һәм дустанә шартларда үтте.
"Карлыгач" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр урман буйлап «Урман могҗизалары» дип аталган гаҗәеп виртуаль сәяхәттә катнаштылар. Сәнгать җитәкчесе Газизуллина Р. Ф. урман кисүгә, әйләнә-тирә мохитне пычратуга бәйле экологик проблемалар турында сөйләде.
Акбаш авыл мәдәният йортында " Пионерия көне» дип аталган викторина булып узды. Балалар Пионерия турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Викторинадан соң танцы оештырылды.