9 Май - бөтен Россия тынлык минутында туктап кала, батырларның каһарманлыгын искә ала һәм баш өстендә тыныч күк йөзе өчен рәхмәт әйтә торган көн. Ютазы районының барлык авыл җирлекләре кебек үк, әлеге изге бәйрәмне лаеклы билгеләп үтте.
Урыссу гимназиясендә укучылар, педагоглар һәм ата-аналар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган велоузышта катнаштылар.
Ата-аналар балалар өчен төрле уеннар, конкурслар һәм спорт ярышлары оештырдылар, алар барлык катнашучыларга да уңай хис-кичерешләр диңгезе бүләк иттеләр.
Ютазы районыннан Биктимеров Рафаэльне котлыйбыз! Безнең талантлы самбочы Октябрьский шәһәрендә узган турнирда 27 килограммга кадәр авырлык категориясендә 3 нче урынны алды.
Ял көннәрендә Урыссуның 2нче мәктәбе укучылары «Экояз 2025» экологик акциясенең матур традициясен дәвам иттеләр.
11 май көнне Бәйрәкә авылының «Батыр» спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган волейбол турниры узды.
Әбсәләм авылы халкы СВО хәрбиләре өчен өйдә токмач ясау буенча акция оештырды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Алдынгылар хәрәкәтендә катнашучылар, «Тарих саклаучылар» проекты активистлары, яшь армиячеләр һәм Урыссу гимназиясенең «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенда җиңүчеләр Җиңү Парадының бер өлеше булды.
«Факел» мәктәп отряды яшь армиячеләре Советлар Союзы Герое Фатих Зарипович Шәрипов стеласы янында тантаналы мини-митинг үткәрделәр.