Җирлек турында

Бәйрәкә авылы Бәйрәкә елгасының югары агымы буенда, Урыссу бистәсеннән

 23 км. урнашкан. Авыл җирлегенең гомуми мәйданы  110,51 кв.км. тәшкил итә. Халык саны - 1231 кеше.

      Бәйрәкә авылына  якынча 1680 нче елны нигез салына.   Бәйрәкә авыл Советы 1918 нче елны Самара губернасы Бөгелмә өязе Чәкән волостена караган.

      1920 нче елны ТАССР барлыкка килү белән авыл советы Бөгелмә кантоны Бәйрәкә волосте составына керә.

     1930 нчы елны авыл советы  Азнакай районы составына керә.

     1935 нче елдан авыл советы Ютазы районы составына керә.

 1963  нче елдан авыл советы Бөгелмә районы составына керә.

     1965 нче елдан авыл советы Баулы районы составына керә.

     1991 нче елны Ютазы районы барлыкка килә һәм авыл җирлеге Ютазы районы составына керә.

Соңгы яңарту: 2014 елның 9 июне, 15:33

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International