Җирлекнең танылган кешеләре

1. Ибраһимов Наил Хәйрулла улы – 1939 нчы елда туган. АЛГА халыкара математика үзәге директоры, профессор, 1987 нче елгы СССР Дәүләт Премиясе Лауреаты. Яшәгән урыны: Швеция, Карлскруна. Мәскәү физика-техника институтын һәм Новосибирск Дәүләт Университетын тәмамлаган.
 
2. Мәҗитов Нәҗиб Каюм улы – 1940 нчы елның 8 нче июлендә туган. Россельхоз академиясенең ТатНИИСХ баш фәнни эшчесе; РФ МСХ “Болшая Волга” авыл хуҗалыгы машиналары төзү Регионара үзкнең фәнни җитәкчесе; фән һәм техника өлкәсендә өч тапкыр Дәүләт һәм Хөкүмәт бүләкләре лауреаты; РФ атказанган фән эшлеклесе; ТР атказанган авыл хуҗалыгы эшчесе; авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, МАИ академигы.
  
3. Гобәйдуллин Ринат Шәрип улы  – 1951нче елда туган. Атказанган мәдәният хезмәткәре; Яр Чаллы шәһәре композиторлар Союзы рәисе.
1980 нче елда Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамлаган.
 
4. Әхметшин Ринат Газизҗан улы –1941 нче елның 22 нче апрелендә туган. РФ халык мәгарифе отличнигы; “Уйнагыз, гармуннар” җыентыгы авторы.   1964 нче елда Казан Дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамлаган.

5.Насирова Миннегөл  –  ТР атказанган укытучысы. Чиремшәндә яши.

 6. Йосыпова Минзәрия Нигмәтулла кызы – 1964 нче елның 4 нче сентябрендә туган. ТР атказанган укытучысы. Әлмәт шәһәрендә яши.
 
7. Әхметшин Наил Галимҗан улы – 1948 нче елның 1 нче февралендә туган. РФ атказанган очучысы. Казан шәһәрендә яши.  
 
 8. Гайнуллина Зөлфия Фатыйх кызы – 1960 нчы елның 8 нче июлендә туган. ТР социаль яклау бүлегенең атказанган эшчесе. Апас районы социаль яклау бүлеге башлыгы. Апас бистәсендә яши. 1982 нче елда КДУ тарих факультетын тәмамлаган. 1996 нчы елда Казан медицина университетын тәмамлаган.
 
9. Хәсәнова Резеда Әхәт кызы – 1960 нчы елның 28 нче мартында туган. Федераль салым хезмәте отличнигы (2006 нчы ел).
 

Соңгы яңарту: 2012 елның 7 сентябре, 09:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International