3. Хезмәттәге вазифалар
3.1. Мобилизация эшләре буенча Башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе түбәндәге эшләрне башкарырга тиеш:
- “РФ мобилизацион әзерлек һәм мобилизация” Федераль законы нигезендә эш оештыру һәм документлар алып бару;
РФ гражданнарына, Башкарма комитетның федераль органнары, дәүләт органнары хакимиятендә эшләүчеләргә, җирле үзидарә органнарына, оешмаларгамобилизация һәм сугыш чорында броньләштерү буенча аңлатма бирә;
-РФ сер саклау режимын үтәүне тәэмин итә.
-
3.2. Мобилизация эшләре буенча Башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе:
- мобилизация эшләре һәм мәсьәләләренә юнәлдерелгән Совет, Башкарма комитет, авыл җирлекләре һәм оешмаларда чаралар үткәрүгә тәкъдимнәр әзерли;
- Совет, Башкарма комитет, авыл җирлекләре, оешмаларда мобилизация һәм хәрби вакытта тотрыклы идарә итүне тәэмин итә;
- хәрби вакыт шартларында мобилизацион әзерлек чараларын әзерли;
- исәпләү елына халыкны нормалаштыручытәэмин итү планын эшли һәм контрольдә тота;
- мобилизацион әзерлек сораулары буенча норматив актлар, методик сораулар проектын әзерли;
- Совет, Башкарма комитет, авыл җирлекләре, оешмаларда мобилизацион әзерлек һәм мобилизаия белән җитәкчелек итү өчен белешмәләр әзерләү тәртибен билгели;
- Совет, Башкарма комитет, авыл җирлекләре, оешмаларда мобилизация һәм хәрби чор вакытында җаваплы затлар әзерли;
- Совет, Башкарма комитет, авыл җирлекләре, оешмаларда мобилизациягә әзерләнү чараларын үткәрүне җайлый һәм контрольдә тота;
- Совет, Башкарма комитет, авыл җирлекләре, оешмаларда мобилизация һәм хәрби чор шартларында укулар һәм күнекмәләр үткәрүне оештыра;
- мобилизацион әзерлек, оборона сораулары буенча киңәшмәләр карары проектын әзерли, киңәшмәнең сәркатибе була, карарларның үтәлешен контрольдә тота;
- мобилизацион әзерлек буенча чараларның үтәлешенә анализ ясый, Совет, башкарма комитет, авыл җирлекләре, оешмаларда мобилизацион биремне үтәүгә әзерлекне тикшерә, әлеге сораулар буенча докладлар әзерли;
- оешмаларның сугыш чоры шартларында эшкә әзерлекле булуларын тикшерә;
- сугыш чоры шартларында халыкны беренче кирәк – ярак товарлары, азык –төлек белән тәэмин итү чараларын тормышка ашыру тәкъдимнәрен әзерли;
- Баулы районы Баулы шәһәре хәрби комиссариат бүлегенә сугыш һәм тыныч вакытта мобилизация эшенә ярдәм итә;
- мобилизация игълан ителсә, район җитәкчесенә кирәкле карарлар кабул итү өчен тәкъдимнәр әзерли;
- Совет, Башкарма комитет, авыл җирлекләре, оешмаларны сугыш чоры шартларында эшләүгә күчү чараларын әзерли;
- ТР, районда мобилизация һәм сугыш чорында кабул ителүче норматив хосусый актлар, мобилизацион планнарны хәрәкәткә кертүне контрольдә тота;
- транспорт, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, элем,икътисадның башка тармакларында мобилизация эшенең үтәлешен контрольдә тота;
- сугыш чоры вакытында Баулы районы Баулы шәһәре нең хәрби комиссариаты, районның эчке эшләр бүлеге белән берлектә мөһим объектларны саклауны планлаштыру һәм оештыруда кат
- җирле үзидарә органнары, оешмаларда хәрби исәп эше белән методик җитәкчелек эшен оештыра
-район территориясендә урнашкан барлык оешмаларның исәбен алып бара;
-мобилизация чорында эшен дәвам иткән оешмаларны билгели;
- билгеләнгән вакытта броньләштерү территориаль комиссиясенә отчетлар, докладлар әзерли һәм бирә;
- броньләштерү комиссиясе киңәшмәләрен , әлеге киңәшмәнең беркетмәләрен һәм башка документларын әзерли;
- Совет, Башкарма комитет эшчеләренең вазифалары номенклатурасын эшкәртә;
- хезмәт бурычын үтәү өчен дәүләт серенә кертелгән гражданнарга дәүләт серенә рөхсәт бирә;
-дәүләт серенә керттелгән гражданнарның карточкаларын, хезмәт килешүе нөсхәсен, распискасын рәсмиләштерә, саклый;
-дәүләт серен саклауга кертелгән гражданнарның тиешле кагыйдәләрне үтәүләрен контрольдә тоту;
- Совет, Башкарма комитет буенча керүче һәм чыгучы яшерен документларны эшкәртә, әлеге документларны вакытында башкару, тиешле урынга кире кайтаруны контрольд тота;
-архивта яшерен дәүләт документларны саклый һәм вакыты чыккач аларны юкка чыгара.