Ютазы районы өлкәннәренә рухи азык җитми

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

Керкәле авылында гомер итеп, савымчы булып эшләгән Бибисәлимә Хөсәенова яшь һәм үткер вакытында картлыгын туган нигезеннән еракта, картлар йортында каршы алырмын, дип уйлаган иде микән?!

Чал чәчле райондашыбызга сентябрь аенда 85 яшь тулды. Бүген Актүбә картлар йортында яши торган Бибисәлимә Хөснулла кызын гомер бәйрәме белән район социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, ветераннар советы президиумы әгъзасы Нәкыя Шәрәфиева тәбрик итте.

- Без юбилярыбыз яши торган бүлмәгә узабыз. Ул чиста һәм ямьле. Безне, якташларын, күреп алган Бибисәлимә Хөснулла кызының шатлыгы йөзенә үк бәреп чыкты. Район җитәкчелеге һәм шәхсән безнең теләкләребезне, бүләкләребезне кабул итеп алган әбиебезнең күзләрендә бәхет яшьләре балкыды, - дип сөйләгәндә, Нәкыя Мансур кызы үзе дә дулкынлануын яшереп кала алмады.

Картлар йортында төрле язмышка дучар булган кешеләрне очратырга мөмкин – кемгәдер Ходай Тәгалә әти-әни булу бәхетен бирмәгән, икенчеләр – күкрәк сөтен имезеп үстергән баласы өчен авыр йөккә әверелгән... Яшәү өчен тудырылган бөтен шартлардан да канәгать алар. Әмма йөрәкләре тулы уй һәм хәсрәт булуын сагыш тулы боек күзләре сөйли. Никадәр генә уңай шартлар тудырылмасын, өлкәннәргә газиз кешеләренең җылысы җитми. Алар көн саен балаларын, туганнарын көтеп яши.

  Халыкара өлкәннәр көне алдыннан район ветераннар советының узган чираттан тыш пленумында район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова хезмәттәшләрен - башлангыч оешма җитәкчеләрен юкка гына тагын бер кат үз өлкәннәрен барлап чыгарга чакырмады.

- Арада ятып авыручылар бар. Аларга бүген котлау сүзләре генә җитми, алар якын итеп арлашуга, сөйләшүгә мохтаҗ. Безнең өлкәннәребезгә рухи азык җитми, - дип басым ясады ул.

Зоя Глушкова район сәнәгать предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләренең дә аны ишетүен бик теләде.

- Азык-төлек җыелмасын бусага аша гына биреп чикләнмәсен иде алар. Өлкәннәр өчен бер аралашу, шактый гомерен багышлаган хезмәт коллективында булу, аның кешеләре белән күрешү, алар ирешкән казанышларга сөенү – үзе бер гомер. Өлкәннәр көне хөрмәтенә оештырылачак ярминкәдә продукциянең дә очсызрак бәядән сатылуын теләр идек,  - дип ассызыклады район ветераннар советы рәисе.

Пленумда ветераннар иҗтимагый оешмасының 30 еллыгына багышланган конференция эшендә катнашу өчен район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова йөзендә делегат сайланды. Алар, шулай ук, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы кысаларында иң яхшы башлангыч ветераннар оешмасын ачыклауга багышлаган республика бәйгесе, шулай ук “Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникалары” бәйгесе шартлары турында фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International