Ютазы урманчылары һөнәри бәйрәмнәрен урманда каршы ала

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

Якшәмбе, 17 сентябрь көнне, урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза. Ютазы урман участогы лесничие Айдар Нигъмәтуллин хәбәр итүенә караганда, агымдагы елда ул хезмәттәшләре белән 20 гектарда урман утырткан. Кышын карны саклап калу максатында, кырлар яны буйлатып 24 гектарда агач утыртылган. 170 гектардагы территориядә санитар чистарту уздырган  урманчылар, Иске Урыссу авылы янында урнашкан каенлыкны да яңартып һәм тәрбияләп тора. Быел Ютазы районы урманчылары алдында 7 мең кибометр урман кисү бурычы тора. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International