Велосипедта - Ютазыга кадәр

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Велосипедта йөрергә яратучылар узган шимбә иртәсендә “Энергия” стадионы янына җыелды – алар “Экстремизмга – юк” исеме астында велоярышка чыкты. Үзе кебек үк велосипед спортын яратучыларны район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде һәм юлдашларына хәерле юл теләде.

Куркынычсызлык шартларын күз уңында тотып, чарада катнашучылар юлга чыгар алдыннан маршрутка бераз төзәтмә кертте – ул Яссытугай авылы аша узды. Ютазы авылына килеп җиткән спортчыларны авыл җирлеге җитәкчелеге һәм урта мәктәп укучылары чәч-чәк белән каршы алды. “Без – экстремизмга каршы” флешмобы аша яшь буын өлкәннәрне тыныч күк һәм имин җир йөзе хакына кулга-кул тотынып басып, көчләрне бер итәргә чакырды.

Ахырда велоярышта катнашучыларны Ютазы мәктәбе коллективы туган як тарихын өйрәнү музеена сәяхәткә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International