Ташкичү авыл җирлеге өлкәннәре кабак бәлеше белән сыйланган

2017 елның 6 октябре, җомга

Кичәге иртә салкынча һава торышы белән башланса да, мәдәният йортының  җылы, якты, дәртле көйләр яңгырап торган залына кергәч, кәеф гел үзгәреп китте.

Кече Урыссу авылы үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт, тәмле сыйлар тезелгән бәйрәм өстәлләре белән Ташкичү авыл җирлегендә гомер итүче өлкән яшьтәге авылдашлар хөрмәтләнде бу көнне. Аларны тәбрикләргә җирлек башлыгы Рамил Валеев,  башлангыч ветераннар советы рәисе Гөлсинә Шакирҗанова, район мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова килде. Көзнең иң зур сые - кабак бәлешенең исе ярты авылга таралды... Юк, җитте, артыгын язмыйм, бәлеш суына алайса.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International