Ташкичү авыл җирлеге активистлары - Биек-Тауда кунакта

2017 елның 6 октябре, җомга

Ташкичү авыл җирлеге составына кергән кече торак пунктлар, үзәк авылдан ераграк урнашу сәбәпле, бәйрәм чараларында бик катнаша алмый.

Дөрес, машина белән килеп алсаң, барабыз-барабыз, дип торалар бу авылларның активистлары, әмма һәрдаим машина җае да туры килми шул. Өлкәннәр декадасында биектаулыларның хәл-әхвәлләрен дә белербез, бәйрәм күчтәнәчләрен дә таратырбыз, дип сәфәр чыктык. Без барганда, Биек-Тау бистәсе кибетенә ипи китергәннәр һәм барлык хуҗабикәләр йомшак күмәч алырга, авыл яңалыклары белән уртаклашырга, дип җыелган иде. Гамилә апа Зөбәерованы без шунда эзләп таптык. Кече Урыссу авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре якташларга бүләккә бер капчык җыр төяп килде. Моңлы авыл көе яңгырауга, кибеттәге барча апалар, күмәк җырга кушылып, “вечер” уйнап, клуб идәннәреннән тузан уйнаткан яшь чакларына “хәтер дулкыннарында” кайтып килделәр. Кунак кызлары килде дигәч, Рәшит ага Хәйруллинга кадәр капка төбенә тиклем чыгып, каршы алды. Ә инде бию такмагы яңгырагач, таякка таянып торганын онытып, тыпырдый да башлады. “Мәк чәчәге” җырын тыңлаганда, аның күзләрендә яшь тамчыларын күреп, үзебезнең тамакта да төерләр “бүртте”.

“Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт”, дигән бик тапкыр әйтелгән әйтем бар. Аллага шөкер, табыннарыбыз мул, ни теләсәң, шул бар өстәлләрдә, ә менә игътибар кайчагында җитеп бетми. Шуңардан мәхрүм итмик чал чәчле өлкәннәрне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International