Урыссу бистәсендәге урау юл аша газ үткәргеч үзгәртеп ялганды

2018 елның 4 марты, якшәмбе

3 нче мартта Урыссу бистәсенә зур йөкле траспортны алып керү өчен махсус төзелә торган урау юл аша узган югары басымлы газ линиясе үзгәртеп ялганды.

Әлеге катлаулы чара өчен заманча эшләнгән уникаль җиһазлар файдалану кулланучыларны газдан өзеп тормау мөмкинлеге тудырды, дип хәбәр итте район газ хезмәте начальнигы урынбасары Александр Ежов. Газ линиясен кисеп ялгау өчен Мәскәү һәм Миасс шәһәрләреннән махсус фирмалар чакыртылган. Һәм алар, каты салкын көннәр торуга карамастан, үз вазифаларын кыска вакыт эчендә һәм сыйфат белән башкарып чыкты, дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Мортазин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International