Акбаш авылының “Офык” халык театры ике атна дәвамында район мәдәният йортларында Рәмзия Хөсәенова пьесасы буенча куелган “Табылдык” моңсу комедиясе белән сәхнә тоткан.
Театр коллективы Бәйрәкә, Алма-Ата, Кече Урыссу, Иске Урыссу, Подгорный торак пунктларында чыгыш ясаган үзешчән артистлар аеруча да соңгы елларда кабыргасы белән килеп баскан – авыллар таркалу проблемасын, гаилә кыйммәтләрен чагылдырды. Артистларның эчкерсез чыгышын, оста уйнавын тамашачы яратып кабул итте.