Кәрәкәшле авылына да Нәүрүзбикә килгән

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

Кәрәкәшле авылы халкы “Ач ишегең, керәмен” исеме астында Нәүрүзне бәйрәм иткән.

Безгә бу хакта мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Динә Ямалиева җиткерде. Бәйрәм иртәсе “Ләйсән” балалар бакчасы нәниләре чыгышы белән башланган. Сәхнәләштерелгән төрле күренешләр, уен һәм җыр белән үрелеп барган бәйрәмдә катнашучыларның йөзләрендә шатлык һәм мәрхәмәтлелек нуры балкыган. Нәүрүз бәйрәменнән мәктәп укучылары да читтә калмаган – алар үз куллары белән пешергән сый-нигъмәтләр ярминкәсе оештырган. Әлбәттә, ахырда тәмле Карга боткасы һәм кайнар коймак белән чәй табыны артында бөтен кешегә дә урын табылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International