Узган шимбә иртәсендә район мәдәният йорты каршында оештырылган бәйрәмне Димтамак авылыннан кечкенә җырчыбыз Айдар Ганиев үзенең яңгыравык тавышы белән “Әссәламегаләйкем” дип мәңге сүнмәс учак – кояшка сәлам биреп, башлап җибәрде.
Нәүрүзне мактап, күп санлы кунаклар килде. Алар алып килгән күчтәнәчләр – ипекәй, җыр-моң беркемгә дә боегырга урын калдырмады. Кешеләргә иминлек, муллык, бәрәкәт теләп, җир йөзенә матур чәчәкләр сибеп, мәйданда яз кызы – Нәүрүзбикә пәйда булды. Аны мактап, район мәдәният йорты солистлары, “Илһам чишмәләре”, “Сердәш” ансамбльләре үзләренең иң матур җырларын башкарды. Алар халык белән бергәләп төрле кызыклы уеннарда катнашты. Ә малайлар һәм кызлар өчен балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре кызыклы уеннар, ярышлар оештырды. Ачык һавада ризыкның ниндие дә тәмле – ә Нәүрүз бәйрәмендә исә икеләтә телеңне йотарлык Карга боткасы белән бу юлы урыссулыларны “Урыссу” кафесы пешекчеләре сыйлады.