Кече Урыссу авылында – Брилиант туй

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

Авылыбызның зур хөрмәткә лаек буын вәкилләре – Нурзия апа һәм Камил ага Газизуллиннар нигезе балалары, онык һәм оныкчыкларының шат авазларыннан гөрләп торды.

1958 елның 24 мартында Туймазы районының Гафур авылында никах йоласы башкарыла. Әти-әниләренең хәер-фатыйхасын алган яшьләр чәчләрен-чәчкә бәйләп, нәкъ менә шул көннән алып бергә гомер сукмагыннан атлый. Тормыш гел алда-гөл генә бармаган. Сугыштан соңгы авыр чорлар, мәҗбүри булган колхоз эше, бер-бер артлы дөньяга килгән биш бала, озак еллар каенана белән бергә торып, аны соңгы юлга озату - саный китсәң, борчу-мәшәкатьләр чутлап бетергесез. Бары тик мәхәббәт һәм сабырлык яшәгән гаиләдә генә аларны бергәләп җиңеп чыгып була.

  Камил ага белән Нурзия апаның хезмәт стажын бергә кушып санасаң, ул бер гасырга җитә. Гаилә башлыгы лаеклы ялга чыккач та әле озак еллар тынгылык белмәде. Авылыбыз уртасында нур чәчеп утыручы мәчет төзелеше  башланганнан соң, шушы изге гамәлне башыннан ахырына тиклем башкарып чыгучы, әтисе Идиятулла күрсәткән юлны дәвам итүче - нәкъ менә Камил Газизуллин була.

...1923-1924 елларда Иске Урыссу авылыннан аерылып чыгып, яңа урында Кече Урыссу авылын оештыручы 60 гаилә арасында Сәгыйдә белән Идиятулла Газизуллиннар да була. Әле ул чорда дингә мөнәсәбәт уңай була. Изге  Аллах йортын торгызуны Идиятулла бабай башлап йөри. Дәүләт башына совет власте килеп, динне тыйган чорларда мәчет бинасын клуб итеп файдалануга тапшыргач, Идиятулла бабайның хәсрәтләнгән мизгелләре аз булмагандыр. Ә инде 70 ел вакыт узгач, нәсел дәвамчысы булган улы Камилнең Тукай исемендәге күмәк хуҗалык ярдәме белән 1998 елда яңа мәчетне сафка бастыруына бакыйлыкта сөенеп яткандыр, дип ышанасы килә.

Мәҗлес табынын Камил ага җәй көне урманда үзе җыйган җир җиләге белән бөрлегән кайнатмасы бизәде. Хуш исле урман нигъмәтеннән авыз иткәндә, өйнең түрендә балкып утыручы Аксакал белән Ак әбинең киләчәк парлы тормышы җиләктәй татлы булсын дигән изге теләк күңелләрне иркәләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International