Көчле кулларда – волейбол тубы

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Бәйрәкә авылының “Батыр” спорт комплексында волейбол буенча ярышлар узды.

Физик культура һәм спортны, сәламәт яшәү рәвешен җирле халык арасында тагын да җәелдерү максатында оештырылган ярышларда алты команда катнашты. Студентлар, шоферлар, полиция хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләрдән торган командалар уйнавы чын мәгънәсендә һөнәрманнар уенын хәтерләте. Оста итеп биргән подачалар, зур җиңеллек белән сикереп челтәр өстендә үк куйган блоклар – уен кызу булды – артык калорияләр янды, волейболчылар да, тамаша кылучылар да адреналин заряды күп алды.

Ахыр чиктә чагыштырмача көчле уенчылардан торган Урыссу авыл җирлеге командасы беренче урынга лаек булды. Ташкичү авыл җирлеге командасы – икенче, Бәйрәкә авыл җирлеге командасы өченче урынга чыкты. Җиңүчеләр мактау грамоталары белән билгеләнде.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International