Район укучылары "Илһам канатында" булып, канатланып кайттылар

2018 елның 22 апреле, якшәмбе

20 апрель көнне Кече Урыссу һәм Бәйрәкә мәктәбе  укучылары Лениногорск районы "Чишмә" иҗат берләшмәсенең 60 еллык юбилеена багышланган "Илһам канатында" яшь язучылар бәйгесенең зонакүләм икенче турында катнашты.

 Бәйрәкә мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Әлфинә Ямаева (җит. Халикова Г.И.) һәм 11 сыйныф укучысы Лиана Хәйруллина (җит. Сабирҗанова В.С.) икенче урынга лаек булды. Кече Урыссу мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Әдилә Шарипова исә беренче (җит. Шакирҗанова Г.З.), 8 сыйныф укучысы Зәлинә Солтанова икенче урынны (җит. Йосыпова З.В.) яулады, дип хәбәр иттеләр район мәгариф бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International