Кәрәкәшле авылыннан эшмәкәр Фәндәс Батыров бәрәңге үстермәкче

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Фәндәс Батыровның милегендә 15 гектар җир бар. Шуның ике гектарында ул кыяр һәм помидор үстерә.

Чын плантацияне хәтерләтүче теплицаларда кыярлар виноград тәлгәшләре кебек тезелеп киткән. Помидорлар да өлгерә башлаган. Шәхси эшмәкәр яшелчә үстерү ассортиментын төрлеләндерү юнәлешендә уйлана башлаган. Аның сүзләре буенча, быел ул өч гектар җирдә орлыкка бәрәңге үрчетәчәк . Әлеге максаттан орлык та белешеп куйган. Техникага килгәндә, үз көче белән трактор һәм берничә төрле тагылма агрегат сатып алып өлгергән. Бүгенге көндә техника арсеналында бәрәңге казыгыч кына җитми, ди эшмәкәр. Әгәр эшләр уңышлы барган очракта, аның бәрәңге үстерү өчен өстәмә җир алу нияте дә юк түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International