12 июньдә Россия көне бәйрәме уңаеннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Урыссу интернат-мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Владимир Корытин Казан шәһәренә чакырылды.
Ул “Балалар илне сурәткә төшерә” рәсемнәр конкурсында катнашты. Аның җитәкчесе – педагог Зенфира Алтын кызы Кәримова. Владимир махсус бүләккә – Казан шәһәренә сәфәргә, Ривьера аквапаркына сәяхәткә һәм фотоаппаратка лаек булган. Бөтенроссия “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Ютазы районындагы бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Е.М. Ковальга рәхмәт.