Наркотикларга “Юк!” дип әйт

2018 елның 26 июне, сишәмбе

26 июньдә, үсеп килүче буынны бәладән саклап калу һәм аларга кисәтү мәгълүматы бирү максатында, Үзәк район китапханәсе, мәктәп яны лагаерена йөрүче балалар өчен “Хәтта кабып та карама!!!” дип аталган, Халыкара наркомания белән көрәш көненә багышланган чара уздырды. Чара барышында китапханәчеләр балалар белән наркотикларның зарары турында әңгәмә үткәрде, анда наркотиклар кулланучы кешегә янаган куркыныч турында сөйләнде. Чарада катнашучылар актив рәвештә әңгәмәгә кушылды, наркотикларга бәйлелек, наркомания хакында миф һәм чынлыкта наркотиклар куллануның нәрсәгә китерүе турында фикер йөртте, бу һәлакәтле гадәттән үзләрен ничек саклап калырга мөмкин булуы турында сөйләшү алып барды.

Аннары малайлар һәм кызлар тәкъдим ителгән уен биремнәрендә катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, сәламәтлек турында мәкальләр һәм әйтемнәрне исләренә төшерде, сәламәт яшәү рәвеше турында табышмакларга җаваплар тапты. Соңыннан зур теләк белән “Чемпионнар йөгереше”, “Сороконожки”, “Бу безгә кирәк” дип аталган һәм башка хәрәкәт уеннарында катнашты. Нәтиҗәдә, мәктәп яны лагарена йөрүчеләр наркотикларның афәт булуы һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһимлеге турында бердәм фикергә килде. Чара ахырында барысына да “Скажи наркотикам – нет” аталган буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International