Гомере буе туган авылында

2018 елның 3 июле, сишәмбе

Шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен Бәйрәкә авылында яшәүче Мөзәянә Әхмәтҗан кызы Габдрахманова билгеләп үтте.

Мөзәянә ерак 1928 ел июль аеның беренче көнендә Бәйрәкә авылында туа. Авылда җидееллык мәктәп тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул чордагы үсмерләр кебек колхозда эшли башлый. Ныгып җитмәгән буыннары белән кызга бозаулар, кош караучы булырга, төрле эшләр башкарырга туры килә.

Сугыштан соң Мөзәянә апа элекке фронтовикка кияүгә чыга. Ул 1973 елда дөнья куйгач, аңа дүрт баланы аякка бастырырга туры килә. Ирен җирләгәч, сәламәтлек торышы буенча балалар бакчасына пешекче булып күчә. Бүгенге көндә аның алты оныгы һәм оныкчыгы бар. Ул бүгенге көндә аларның берсенең гаиләсендә гомер кичерә. Юбилее көнендә Мөзәянә Әхмәтҗан кызын район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова тәбрикләде. Җылы теләкләргә Россия Президенты Владимир Путинның котлау хаты да өстәлгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International