Авылыбыз уңганнары

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Язмамның героинясы –Баулы районының Кызыл Флаг (бүгенге көндә юкка чыгарылган ) авылы кызы Рәзинә Хәмидулла кызы моннан 51 ел элек Хөррият авылына килен булып төшә.

Башка барлык туганнары шәһәр җиренә урнашалар, ә Рәзинәнең эчәр сулары, ашар икмәге безнең җирлектә була шул.

Яшьрәк чагында җәйге ялга кунакка кайткан кияүләре, ул чорда Кече Урыссуы авылы фермасында эшләүче Рәзинәгә ярдәм итәргә баргач: «каян таптың син мондый «тәүмуг эшен» , кач тизрәк!» ,-дип киңәш биргән була.Качмый Рәзинә , киресенчә, теше-тырнагы белән ябышып хезмәт итә , «Тукай» исемендәге күмәк хуҗалыктан 40 елга якын эш стажы белән лаклы ялга китә.Ә ялга киткәнче ул башкарган эшләрнең төрен санарга бармаклар да җитми.Гомүмән , авылдашлар арасыннан , кем турында гына бәян итәргә уйламыйм, алар барысы да хезмәттән тәм табып яшәүче кешеләр , башкача яшәү ысулын белмиләр дә .

Бүгенге көндә дә иртә таңнан көтүен куып, бакчасына , өй эчендәге мең дә бер шөгыленә ашыгучы Рәзинә апага ,минемчә ,җырлап яшәүе ярдәм итәдер.Авылда уздырылган бәйрәм концертларында кем дәртле җырлары белән катнаша дисәгез , бу һичшиксез Рәзинә Галиева булачак.Үзе генә түгел ,ул җырлаган җырга , сикереп торып, тыпырдап биеп җибәрүче тормыш иптәше Сәгадәт , җырчы улы Марсель дә кушыла.Әлбәттә ,тормыш юлы гел ал да гөл генә бармый , «йөрәк ярасы» бүгенге көнгәчә сулкылдап үзен искә төшертә.

Рәзинә апаның Сара Садыйкова репертуарыннан яратып җырлый торган «Яшь күңел» җырында мондый юллар бар :

Син яшь , диләр, һәрвакыт яшь күңелле ,диләр,

Көннән- көн яшәрәсең , дип, миннән көнлиләр;

Яшәрәм ,дусларым, чөнки гүзәл яшьлеккә гашыйк мин,

Шуңа күрә картаерга бер дә ашыкмыйм!!!

Бу көннәрдә 70 яшьлек юбилеен уздырып йөргән Рәзинәнең картаерга бер дә вакыты

юк ,18 рулон печәнне кем өяр дә , ярты гектар бакчадагы бәрәңгене кем кәтмәнләр?

 

И.Валеева,Кече Урыссуы авылы

Фотосүрәттә :Рәзинә апаны туган көне белән мәдәният йорты директоры Мөнирә Ханипова тәбрикли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International