Лаеклы гаилә парлары хөрмәтләнде

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

7 нче июль көнне Район мәдәният йортында районның иң лаеклы гаилә парлары хөрмәтләнде.

Бәйрәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды. Бу көнне “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале дүрт дистә елга якын бергә гомер иткән Марсель һәм Нурия Шәйхетдиновларга тапшырылды. Озак еллар бергә яшәп, балалар үстереп, йорт-җирләрен сокланып туймаслык оҗмаһ почмагына әйләндергән бу матур пар тәбрик сүзләре һәм бүләкләр кабул иттеләр.

Үз адресларына тәбрикләүләрне шулай ук 30 ел бергә иңә-иң куеп яшәгән ирле-хатынлы Николай һәм Светлана Балаевлар,7 июль көнне аларның бу зур юбилейларын балалары, туганнары районның ГХАТ бүлегенең бәйрәмнәр залында зурлап билгеләп уздылар. Юбилярларны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.

Геннадий һәм Нина Гладковлар  50 ел бергә гомер сукмагыннан атлап баралар. 8 июль- гаилә һәм мәхәббәт бәйрәме көнендә аларның бу зур тормыш бәйрәмен балалары, туганнары зурлап билгеләп уздылар. Юбилярларны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.

Мәхәббәт бәйрәмендә ике йөрәк кушылды. 7 июль көнендә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында яңа гаилә барлыкка килде. Гөлназ белән Зирәк Әхмәтовлар бер кайчан да айрылышмаска вәгъдә биреп, күңел түрләрендә йөрткән кайнар хисләрен чынга ашырып никахларын теркәделәр. Яшь парларны бу онтылмас матур бәйрәмнәре белән район ГХАТ хезмәткәрләре котлады һәм аларга ак бәхетләр, мәхәббәтләренең гомерлек булуларын теләделәр.

Ата-ана булу – чын бәхет!

7 нче июль көнне Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Уруссу бистәсендә яшәүче Регина һәм Артур Галлямовлар гаиләсенә ана капиталы сертификаты тапшырылды. Ике нәни ул тәрбияләүче бәхетле яшь әнине районның ГХАТ бүлеге һәм пенсия фонды мөдирләре дә тәбрикләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International