Традицияләрне һәм мәдәниятне саклап

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Аның кечкенә музее безнең зур үткән тормыш турында Иске Каразирек авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлмирә Расих кызы Сарайкина иске әйберләрдән уникаль коллекция җыя.

Авыл халкы һәрвакыт хезмәттә, каядыр ашыга, һәм матур итеп ял итергә аның бер генә дә вакыты калмый. Халыкның мәдәния ктан үсешен тәэмин итеп тора торган эре мәдәни үзәкләрдән ерак урнашкан булу да, аларга тулысынча аның кыйммәтләрен тоярга мөмкинлек бирми. Әмма авыл җирендә дә халыкның ялын гына оештыра белә торган түгел, ә үткән тормыш һәм аның бай мәдәнияте турында мирас туплый белгән һәм аны тирә-як халыкка күрсәтә белердәй кешеләр яши.

Шундыйларның берсе булып Иске Каразирек мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Гөлмирә Расих кызы Сарайкина тора. Мәдәният өлкәсендә ул утыз елга якын эшли. Әлеге еллар эчендә аның исәбендә сәхнәдәге чыгышлар бер йөз генә түгел.Моннан тыш, ул үз куллары белән сәхнә костюмнары да тегә. Ул теккән татарларның милли күлмәге һәм калфаклары күз явын алырлык. Ул аларны бөтен күңелен, җанын биреп эшли. Аның түбәтәйләрен хәтта сатып алучылар да табыла. Туган як мәдәниятенә мәхәббәтне Гөлмирә үсеп килүче буынга да бирергә тырыша, шуңа күрә ул кул эшләре түгәрәге дә алып бара. Анда ул балалар белән сәхнә костюмнары тегә.Гөлмирә һәр кешегә тормышта үз-үзләрен табарга ярдәм итә, бигрәк тә, әлеге кешенең мәдәният өлкәсенә нинди дә булса катышы булса.

Тагын әле Гөлмирә чирек гасыр буена туган авылының тарихын өйрәнә, өстә әйтеп кителгәнчә, иске әйберләр җыя. Аларны ул кешеләргә күрсәтер өчен, мөмкинчелек булу белән төрле күргәзмәләрдә һәм бәйгеләрдә тәкъдим итә. Өлкән буынның ничек яшәгәннәрен без төрле сөйләүләр, я энциклопедиа һәм мәктәп китаплары аша гына күзаллый алабыз. Әмма, йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак.

Безнең героинябыз маясында хәзерге әбиләребез кече яшьтә уйнаган унлап кулдан ясалган курчак бар. Аларның балачаклары туры килгән сугыш елларында, курчак алу түгел, ризык һәм киемдә сатып алырга акча булмаган дәвердә, уенчыкларны кул астында ни бар шуннан ясаганнар. Гөлмирәнең коллекциясендә ул ерак елларда сөяктән, саламнан, агач кашыктан һәм гади тукыма калдыкларыннан ясалган курчаклар сакланып калган.

Коллекциядә, шулай ук, XVII-XIX гасырның уникаль предметлары да бар. Аларның берсе – 1885 елда тегелгән татар хатын-кызларының баш киеме – калфак. Әлеге матурлыкны саклаучы сүзләренә

караганда, Казан музейларының берсендә моңардан биш ел элгәре ясалган калфаклар да саклана икән. Бу бик нәзберек, матур, зәвыкъ белән ясалган кул эше. Бай яшел брхет өстенә бер-берсенә терәлеп чигелгән җепләр һәм кечкенә төймәләр аны тегүче кешенең бик оста чигүче икәнен күрсәтеп тора. Ә бик нәзберек, ап-ак калфакны күрсәткәндә, Гөлмирә, бүген татар кызларының ни өчен калфактан кияүгә чыкмауларына гаҗәпләнә? Чыннан да, әлеге калфак кигән кәләш башкалар алдында матур булып кына түгел, ә әйләнә-тирәдәгеләрдән үзенә карата игътибар һәм хөрмәт тоярга да булышыр иде.

Әлеге иске әйберләрне караганда, аларның бик оста итеп ясалганына исең китә. Мәсәлән, җепләр һәм бисер белән тукымага чигелгән урман боланы күп төрле төсләр кулланганга күрә тере булып күренә. Тукыма үзе бик нечкә, әмма нык җепләрдән тукылган, аны хәзерге тукымалар белән чагыштырырлык та түгел. Бәлки ул киндердән тукылгандыр дип уйларга нигез бар, әмма аның шулаймы икәнен бары тик андый тукымаларны үз күзләре белән күргән өлкән кешеләр яисә белгечләр генә әйтә алачак. Әлеге эшнең уникальлеге аңа инде йөз җитмеш елдан артык булуында.

Тагын бер ясалу ягыннан гаҗәпләндерә торган әйбер – ул керосин лампасының нигезе. Ул хәтта 1644 елда ук ясалган. Уйлап карагыз, күпме вакыт узган, ә ясалу технологиясе заманчалаштырылган.

Әлеге предметлар Гөлмирә коллекциясенә төрле юллар белән килеп эләгә икән. Аларның күбесен ул таныш-белешләрдән, туганнардан, авылдашларыннан җыйган. Курчаклар коллекциясен, мәсәлән, аңа ябылган мәктәпләрнең берсеннән алып калырга өлгергән кодалары биргән. Керосин лампасы нигезен, балчыктан ясалган горшок һәм винтовка өчен штык бакчасында казынганда һәм үз территориясендә иске бер нигездә сүткән сарай эченнән авылның өлкән кешесе Азат Закуан улы Шәйхетдинов тапкан. Кулда шундый иске әйберләр тотып караганда, үзеңне шул чорда яшәүче кеше итеп тоя башлыйсың. Аларны якыннан күрү, картинадан күрәгә караганда күпкә гаҗәпләндерә.

Кызганычка каршы, ди Гөлмирә, аерым бина булмау аркасында, ул әлеге әйберләрне бөтен кеше дә күрә торган урынга куя алмый, шуңа күрә аерым күргәзмәләр генә оештырырга туры килә. Әмма ике картинага мәдәният йортында ничек тә урын табалар алар. Ул узган гасырның туксанынчы елларында җирле рәссам, бүгенге көндә инде гүр иясе, Кильдияров ясаган туган як турындагы картиналар. Гөлмирә коллекциясендә әлеге картиналар барлыкка килү берникадәр гадәти булмаган күренеш, шуңа күрә дә ул символик.

* Район үзәгендә “Техснаб” базасы ябылганда аның мөлкәтен

сата башлыйлар һәм административ бинада эленеп торган әлеге картиналарга Башкортстаннан сатып алучылар табыла, - дип сөйли

Гөлмирә. – Мин ул картиналарда нинди рәсем төшерелүен һәм аны кем язганын күрмәгән килеш, җитәкчелекне аларны миңа сатарга күндердем. Безнең район әйберләре үз районыбызда калырга тиеш дип уйлыйм. Бары тик картиналарны безнең мәдәният йортына китергәннән соң гна җирле әбиләр аның авторын, һәм аларда сурәтләнгән туган як табигатын дә таныдылар.

Әлеге картиналар да, шушы кечкенә музейның калган экспонатлары да киләчәккә атлаучы безнең узган тарих әйберләре. Әмма әле бүген безнең арада шундый әйберләрне бөртекләп җыючы Гөлмирә Расих кызы Сарайкина кебек кешеләр булганда, хәзерге һәм киләчәк буын балалары үзенең тарихын онытмаячак, тамырларын белер дигән өмет яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International