Ютазы районында җитәкче-лесничийлар һәм Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы ведомствосындагы учреждениеләрнең урман хуҗалыгы директорлары өчен Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында Республика семинар-киңәшмәсе үтте. Чарада шулай ук министрның беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов, министр урынбасары Рәис Гомәров, Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты. Киңәшмәдә урманнарны файдалану, саклау һәм киңәйтү буенча эшкә – нәтиҗә, 2018 елның беренче ярты еллыгында ведомстводагы учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә анализ ясалды. Чара кысаларында утырту материалын үстерү технологиясе турында бәян ителде.