Җәй – соклангыч чор, каникул дәвам итә

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Хәзер укудан, дәресләрдән ял итү, яңа көч туплау, тәэссоратлар алу, кәеф күтәрү вакыты. Укучыларны җәйге чорда китап укуга җәлеп итү максатында Үзәк район китапханәсе тарафыннан Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең хезмәт лагеренда “Җәйге феерия” дип аталган чара уздырылган. “Китап пикнигында” катнашкан балалар өчен "Экологик серпантин” дип аталган уен оештырылган. Уен барышында малайлар һәм кызлар урман, елга тереклеге белән танышкан, урман табышмакларына җаваплар тапкан, эрудициядә көч сынашкан. Шулай ук хәрәкәт уеннарында катнашкан, “Җәй – иң гүзәл чор” темасына рәсемнәр төшергән, китаплар, төсле журналлар караган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International