Күршеләр чикне бозса, Росреестрның “кайнар линиясенә” мөрәҗәгать итәргә була

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

23 октябрьдә, 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир закончалыгын бозу мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрә.

Казанда яшәүчеләрнең сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге начальнигы Илнур Галиев җавап бирәчәк.

Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында Гражданнар мөрәҗәгатьләре – кайнар линияләр бүлегендә урнаштырылган.

Шылтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез.

Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International