Районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә татар язучыларының әсәрләре буенча театр атналыгы ачылды. Тематик атналыкта барлык яшь төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләр һәм балалар бакчалары белгечләре, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары катнашты. Бүген, 22 октябрь көнне, Урыссу бистәсенең 1 санлы балалар бакчасы малайлары һәм кызлары татар теленә өйрәтү буенча барлык тәрбиячеләрне ачык йөз белән кабул иттеләр .
Тематик атнаны үткәрүнең төп максаты - балаларның театр сәнгате чаралары белән иҗади сәләтләрен үстерү.
Бу максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
* Балаларда театр эшчәнлегенә кызыксыну уяту.
* Балаларда шатлыклы кәеф тудыруга, хыялларны һәм иҗатка сәләтен үстерергә ярдәм итү
* Талантлы педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү;
Тәрбиячеләр, балаларны һәм ата-аналарны театрлаштырылган эшчәнлеккә җәлеп итеп, балаларда сәнгати-эстетик тәрбия бирүгә кагылышлы күп кенә педагогик бурычларны чишәләр, туган мәдәнияткә, әдәбиятка, театрга тотрыклы кызыксыну уятырга тырышалар.