Пиротехника сату урыннары тикшереләчәк

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим кертү кысаларында, Ютазы районында декабрь-гыйнвар айларында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан Ютазы районы территориясендә пиротехника әйберләрен сатуның законсыз фактларын ачыклау буенча уртак рейдлар планлаштырылган.

Пиротехника сатуга таләпләр, беренче чиратта, РФ Хөкүмәтенең «Пиротехника эшләнмәләрен таратканда һәм кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен раслау турында"гы №1052 карарына һәм Таможня берлегенең «Пиротехника эшләнмәләренең куркынычсызлыгы турында»гы техник регламентка нигезләнә.

Пиротехника эшләнмәләрен легаль булмаган сату, гражданнарның, вазыйфаи һәм юридик затларның пиротехника эшләнмәләрен РФ Хөкүмәте карарын, ТР Министрлар Кабинеты карарын бозып куллану фактлары ачыкланган очракта, административ йогынты чаралары кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International