Казыну эшләре барышында Ютазы районы кешесе медальоны табылган

2019 елның 17 мае, җомга

Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатларның җәсәдләрен эзләү һәм яңадан җирләү эшләре барышында Түбән Новгород өлкәсенең Старорусский районы Муравьево авылы янында "Медведь" эзләнү отряды (җит. И. Тума) тарафыннан Ютазы районы кешесе медальоны табылган.

Запискада "Тат АССР ст. Ютаза Ютазинский район Уруссинский с/ск.з им. 8-го Марта Галиев Сафа" дип язылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International