Урыссу бистәсендә “Тоннель” рейды үткәрелде

2019 елның 21 мае, сишәмбе

20 май көнне сәгать 6-30 дан 08-00 сәгатькә кадәр Урыссу бистәсенең Үзәк урамында Ютазы районы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан “Тоннель” рейды уздырылды. Рейдның максаты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очракларын ачыклау, аерым игътибар балаларны йөртү кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозуга юнәлтелде. Барлык транспорт чараларын йөртүчеләр тикшерелде. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 67 автомобиль туктатылды. Рейдка 4 ЮХИДИ инспекторы, җинаятьчеләрне эзләү оперуполномоченные һәм полициянең участок уполномоченные җәлеп ителде.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 9 очрагы ачыкланды: бер машина йөртүче баланы махсус балалар беркеткеч җайланманы беркетмичә йөркән, икесе куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен үтәмәгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен законда билгеләнгән вакыт эчендә штраф түләмәгән 1 машина йөртүче ачыкланган, материал карап тикшерүгә җәмәгать судына җибәрелгән һәм башка очраклар.

Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән йөртүче идарә итүе турында 2-66-02, яки 02 телефоны буенча Ютазы эчке эшләр идарәсенең дежур частенә хәбәр итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International