Ютазы муниципаль районында алкоголь базарының торышы мәсьәләләре буенча күмәк чара үткәрү турында

2019 елның 12 июле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы аның контролендә булган субъектлар белән 2019 елга күмәк фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә түбәндәге чара уздырылачагы турында хәбәр итә:

* Чараның исеме: "2019 елның I ярты еллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында алкоголь базары торышы”.

* Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы

* Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2019 елның 16 июлендә, 15.00 сәгатьтә.

Чараны үткәрү урыны · Татарстан Республикасы, Ютазы районы, Урыссу ш. т. б., Пушкин ур., 38, 2 кат, киңәшмәләр залы

* Чараны үткәрү ысулы: киңәшмә

* Чараның статусы: планлаштырылган

* Чараның кыскача тасвирламасы: 2019 елның I ярты еллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында алкоголь базарының торышы турында кыскача мәгълүмат

Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: чара ахырында катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.

Сез 2019 елның 15 июленә кадәр күмәк чарада катнашу өчен теркәлә һәм әлеге тематика буенча үзегезне кызыксындырган сорауларны Milyausha.Miheeva@tatar.ru электрон адресы аша җибәрә аласыз.

Мәгълүматка 8(8553) 33-67-06 телефоны буенча ачыклык кертергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International