«Минем китапханәмдә Татарстан китап нәшриятының иң борынгы китабы" акциясе

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Китап – ул үткәнебез турында сөйли, бүгенгесе турында бәян итә, киләчәкне фараз итә торган вакыт машинасы. Һәр халыкның китабы - аның грамоталылыгы һәм белем дәрәҗәсенең көзгесе булып тора.

22 июльдә Татарстан китап нәшрияты үз оешуының 100 еллыгын билгеләп үтте. 1919 елда РКП (б) Казан губкомы карары нигезендә, РСФСР Дәүләт нәшриятының Казан бүлеге төзелә, ул хәзерге "Татарстан китап нәшрияты”на нигез сала. Татарстан китап нәшриятының бер гасырлык тарихында аның төп миссиясе үзгәрешсез кала: татар әдәбиятын укуга, туган телдә укуга игътибарны җәлеп итү, телне саклау һәм үстерү. Бүгенге көндә Татарстан китап нәшрияты елына уртача 200 исемдәге китап нәшер итә. Гомуми тираж - 500 меңгә якын. Алар арасында матур әдәбият, мәгърифәт әдәбияты, сүзлекләр һәм белешмәлекләр, дәреслекләр, энциклопедияләр, сөйләүлекләр бар. Сөйләүлекләр һәм балалар әдәбияты аеруча популярлык казанды. Нәшрият, оешканнан бирле, бай әдәби мирасны саклап кала, илдә генә түгел, ә дөнья аренасында да танылу алган китап продукциясен нәшер итүне арттыра һәм сыйфатын яхшырта алды.

Татарстан китап нәшриятына нигез салынуның 100 еллыгына багышлап, Үзәк китапханә «Минем китапханәмдә Татарстан китап нәшриятының иң борынгы китабы» акциясен оештыра. Барлык теләүчеләрне акциядә катнашырга һәм китапханәгә шәхси китапханәгездән Татарстан китап нәшриятының иң борынгы китабын алып килергә һәм бүләк алырга чакырабыз!

Акция нәтиҗәләре буенча Үзәк китапханәдә «Китап язмышы - халык язмышы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылачак.

Китапларны Үзәк китапханәгә (Урыссу ш. т. б., Урыссу ур., 60 й.) китерергә була, акциядә җиңүчене бүләкләү тантанасы Үзәк китапханәдә 26 августта 10.00 сәгатьтә уздырылачак.

Һичшиксез, тарихыбызны сездән башка күз алдына китереп булмый, хөрмәтле укучыларыбыз! Сезне сәламлибез һәм элемтә тотуыгыз, безнең белән булуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International