"Яңарыш” клубы очрашуы узды

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Үзәк китапханәдә «Яңарыш» клубының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган чираттагы очрашуы узды. Уку залында «Мин синең белән снарядлар сызгыруы астында сөйләшәм» дип исемләнгән әдәби-шигъри кичә узды. Җыр сугышчылар өчен бик зур әһәмияткә ия булган. Ул көрәшкә чакырган, сугышка күтәргән, тылда да алгы сафта калырга ярдәм иткән. Һәр фронт җырының үз кызыклы һәм мавыктыргыч тарихы бар. Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова кичәдә катнашучыларны «Священная война», «Катюша», «Соловьи», «Землянка» җырларының барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Ленар Мияссаров, Гөлнара Абильтарова, Фаил Шафигуллин башкаруында «Темная ночь», «Нам нужна одна победа», «Журавли» җырлары яңгырады, барысы да рәхәтләнеп кушылып җырлады. Җырлар арасында Владимир Тупиков укуында сугыш турында К. Симоновның «Жди меня и я вернусь…», Э. Асадовның «Могила Неизвестного солдата», Р. Рождественскийның «Реквием» шигырьләре тыңланды.

Еллар узды, ил сугыш яраларын дәвалады, әмма сугышта “чыныккан” җырлар... бүген дә яңгырый. Алар бер дә “картаймады”. Сугыш чоры җырларының һәркайсы - үз тормышы һәм тарихы булган чын шедевр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International