Һөнәри юнәлеш бирү айлыгы кысаларында Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбендә аш-су остасы Ф. Вәлиева белән очрашу узды

2024 елның 6 апреле, шимбә

Балалар мәктәп пешекчесенең эш үзенчәлекләре белән таныштылар.

Алар үз сорауларын бирделәр һәм аларга җентекле җаваплар алдылар. Алтынчы сыйныф укучылары бу һөнәрнең үзенчәлеге, пешекчегә кирәкле сыйфатлар, кайда белем алырга мөмкин булуы турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар.

Кайбер укучылар үз язмышларын бу изге эш белән бәйләргә теләк белдергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International