12 апрельдә бөтен дөнья авиация һәм космонавтика көнен билгеләп үтә.
Халыкара Космонавтика көненә үзәк балалар китапханәсендә 1 нче балалар бакчасының әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре өчен мәгълүмат сәгате уздырылды.
Мөдир Светлана Кунафина космоска очкан атаклы этләр Лайка, Белка, Стрелка, беренче космонавт Юрий Гагарин турында сөйләде.
Балалар космик викторинада актив катнаштылар, анда космонавтның беренче очышы һәм космоска нинди хайваннар очуы турында сорауларга җавап бирделәр.
Чара ахырында балалар «Койрыклы космонавтлар» презентациясен карадылар, табышмаклар чиштеләр.