Урыссуда дублер көне узды

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Күптән түгел Балалар район думасы вәкилләре мәгариф бүлеге оештырган Үзидарә көнендә катнашты.

Ә бу, балалар берничә сәгатькә бүлек һәм хезмәтләр начальниклары роленә керде дигән сүз. Ул гына да түгел, алар арасында “мәктәп директоры” да, “район хатханәсенең баш табибы” да бар иде. Чара башланганчы, балалар район хакимияте каршында җыелды һәм аларны бүлекләргә һәм учреждениеләргә билгеләделәр, уңышлар һәм конструктив эш теләделәр. Ә чара ахырында утырышлар залында мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева җитәкчелегендә көнгә нәтиҗәләр ясалды. Биредә думалылар вазифаи затларны алмаштыру сәгатьләренең ничек узуы турында сөйләде, кызыклы моментларга тукталды һәм үзләре өчен нәтиҗә ясады: җитәкче булу җиңел түгел, әмма мавыктыргыч.

Ахырда думалылар үз остазларына рәхмәт хатлары тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International