Урыссу бистәсендә яшәүче Лидия Густова йортында зур бәйрәм

2017 елның 29 августы, сишәмбе

Ржевкий районында моннан туксан ел элек дөньяга килгән кыз, Бөек Ватан сугышы башлангач, гаиләсе белән Башкириягә эвакуацияләнә. Шаран районының Преображенка авылының балалар бакчасында нянячка булып эшли. 1952 елда Урыссу бистәсенә күченеп килгән Лидия гаилә кора, ике балага гомер бүләк итә. Озак еллар сәүдә өлкәсендә хезмәт куя, поселок советы депутаты булып берничә тапкыр сайлана.

Балалары һәм онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтен тоеп яшәүче   Лидия Савельевна Густованы олуг юбилее белән район социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Сабирҗанова тәбрик итте. Алда яңгыраган изге теләкләргә кушылган район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова озын гомерле юбилярга Россия Призиденты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды. Лидия Савельеваны гомер бәйрәме белән балалары һәм оныклары да котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International