Бүген районда рус язучысы Александр Пушкин иҗатына багышланган чаралар узды. Үзәкләштерелгән китапханә системасының уку залында өлкән буын вәкилләре Пушкин шигырьләрен сәнгатьле укыса, мәдәният йорты сәхнәсендә яшь буын – мәктәп укучылары аның шигърият дөньясына сәяхәт кылды. Мәдәни чаралар бик җанлыклы узды – катнашучылар алардан җылы тәэсир алды. Өстән яңгыр явып торуга карамастан, Пушкин иҗатына гашыйк ютазылылар шагыйрь истәлегенә куелган һәйкәл итәгенә тере чәчәкләр салды.