Ютазылылар бөтен ил белән Россия көнен билгеләп үтте

2018 елның 12 июне, сишәмбе

12 июньдә иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе – Россия көне билгеләп үтелә. Бу барлык Россия халкы өчен үзенчәлекле дата, Россия Федерациясе өчен горурлык көне. Россия күп нәрсә белән билгеле һәм аны дөньяда гадәттән тыш көчле держава буларак беләләр. Россия данлы тарихка ия. Илебез үзенең традицияләре белән көчле, талантлы кешеләре белән бай.

Бу көнне район мәдәният йорты мәйданында район мәдәният йорты хезмәткәрләре “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсе белән берлектә “Миңа уңай туры килде – мин Россиядә туганмын” (“Мне повезло – я родился в России”) дигән исем астында концерт уздырдылар. Кунакларга яхшы кәеф бүләк итү өчен сәхнәдә бәйрәм мохите тудырып, үзләренең чыгышлары аша Россиягә мәхәббәтләрен һәм Ватаныбыз өчен горурлык хисләрен чагылдырып, иҗат коллективлары һәм район солистлары сәхнә тотты. Ә бу вакытта балалар төрле уеннар уйнады һәм асфальтта рәсем төшерде. Барысының да аерылып торасы, үзенчәлекле, истә калырлык нәрсәләр сурәтлисе килде. Үзләренең сурәтләрендә балалар Ватанга мәхәббәтләрен күрсәтергә теләде. Күпләр сурәтләрен “Россия – иң әйбәт ил”, “Россия – минем Ватаным”, “Мин Россияне яратам” дип исемләде. Елмаюлар, төсле шарлар һәм җилфердәүче әләмнәр – боларның барысы да позитив кәефкә өстәмә булып торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International