Ютазы кымызы – Татарстанның иң яхшы товары

2019 елның 26 гыйнвары, шимбә

Фермер Салават Сәүбәнов җитәкли торган хуҗалыкта җитештерелә торган кымыз кулга да тими – күп төрле авыруга, хәтта яман шештән дә дәва бирүче бия сөтенә сорау бик зур.

“Сәүбәнов” крестьян-фермерлык хуҗалыгына җәйге матур иртәләрдә ял итәргә, кымыз эчеп, дәваланырга теләк белдереп, Самара, Мәскәү кебек эре өлкәләрдән, салкын себер җирләренән дә элемтәгә чыгучылар бар. Мондый сәяхәтчеләрне кабул итәргә кунакханә булмавы гына эшне тоткарлый, ди Салават Сәүбәнов. Шуңа күрә ул якын киләчәктә үз милегендә булган агач йортны заманча таләпләргә туры китереп үзгәртеп ясап, кунакханә ачу уе белән яши. Агротуризм, әлбәттә, әлегә хәтта республикада да киң таралган күренеш түгел һәм ул үзен оештыру өчен шактый чыгым таләп итә. Әмма инде бер тормышка кереп китсә, һичшиксез, үз-үзен акламыйча калмаячак, дип ышана эшмәкәр. Аңа бу бизнес төрен кызыклырак һәм мавыктыргычрак итүдә понилары да ярдәмгә килми калмаячак. Моннан берничә ел элек Салават Сәүбәнов ике пони сатып алган.

Атларны үрчетүне максат итеп куйган фермер берничә елдан соң 15 баш колын сатып ала. Бүген аның базасында 69 баш ат тәрбияләнә, шуның 28 бия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International