Идарәче компанияләрнең һәм торак милекчеләре ширкәтләренең авария-диспетчерлык хезмәтләре (АДХ) 1 марттан яңа кагыйдәләр буенча эшли башлады.
Гражданнарның АДХга “дозвон” вакыты 5 минуттан артмаска тиеш. Әгәр диспетчер шалтыратуны кабул итә алмый икән, ул якындагы 10 минут эчендә шылтыратучы белән үзе элемтәгә керергә тиеш булачак. Яисә шылтыратучыга тавыш яисә электрон хәбәр калдыру мөмкинлеге тудырылырга тиеш.
Төрле кимчелекләрдән/аварияләрдән арынуның катгый сроклары кертелә. Ә чакыру буенча килгән АДХ хезмәткәрләренең үзләре белән хезмәт таныклыгы, бейджы, оешманың исеме, фамилиясе, исеме, атасының исеме һәм һөнәри белгечлеге күрсәтелгән киеменә беркетелгән билге яки башка үзен таныштыру билгесе, шулай ук бер тапкыр кулланыла торган бахиллалары булырга тиеш булачак.