Рәхмәт сүзләребез - Сезгә!

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, мөхтәрәм пенсионерлар!

 

Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйм!

 

Өлкәннәр көнен һәр җирдә икенче көзге айның беренче көнендә -1 октябрьдә билгеләп үтәләр. Бу дата очраклы гына сайланмаган: картлык -алтын чор, шулай ук көзне дә алтын дип атыйлар, шуңа күрә өлкән буынга көзге сезон уртасында махсус көн багышларга карар ителгән. Бу көннең төп максаты - барлык гражданнарның игътибарын өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына юнәлтү.

Хөрмәтле зирәклек яшендәге райондашлар!

Сез үзегезне сөекле районыбыз хакына армый-талмый фидакарь хезмәт итүгә багышлагансыз. Сез рухи кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк һәм ышанычлы ярдәмчеләр булдыгыз һәм шундый булып калачаксыз да.

Сез бүген дә сафта: яшьләр белән белем һәм бәяләп бетергесез тәҗрибәгезне уртаклашасыз, үз үрнәгегездә яшьләрдә рухи көч, хезмәт сөючәнлек, патриотизм тәрбиялисез, районның иҗтимагый тормышында актив катнашасыз, бер генә мәдәни яки спорт чарасы да сездән башка узмый. Без сезнең алда бурычлы һәм сезне беркайчан да кайгыртучанлыгыбыздан мәхрүм итмәбез.

Бу бәйрәм көнендә бәяләп бетергесез хезмәтегез, район үсешенә зур өлеш кертүегез, туган ягыбызга эчкерсез мәхәббәтегез өчен рәхмәт һәм чиксез хөрмәт сүзләрен кабул итегез.

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет телим! Сезнең янәшәгездә һәрвакыт кайгыртучан балаларыгыз, оныкларыгыз, дусларыгыз булсын.

 

Аяз Шафигуллин, Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International