Көзге календарьда гадәти булмаган дата бар, ул йөрәкләрне өлкәннәргә карата җылы хисләр белән тутыра, бу вакытта олыларга аеруча игътибарлы һәм ихтирамлы буласы килә . Сүз Халыкара өлкәннәр көне турында бара.
Район мәдәният йорты директоры Р. Р. Абдурахманов кунакларны район мәдәният бүлеге җитәкчесе А. Н. Хөсәенова һәм шәхсән үз исеменнән бәйрәм белән котлады.
Бу бәйрәм көнендә кунакларны район мәдәният йорты солистлары чыгышы куандырды. Артистлар башкаруында төрле еллардагы популяр җырлар яңгырады. Чәй өстәле артында кичә кунаклары бер-берсен котлап, сәламәтлек теләп кенә калмадылар, узган хезмәт елларын да искә алдылар, ихлас җырлар да башкардылар, әңгәмә дә кордылар. Кичәдә бер генә пенсионер да игътибарсыз калмады. Барысы да күтәренке кәеф белән, шаярышып-көлешеп таралыштылар. Чөнки кичәне оештыручылар катнашучыларга иң мөһиме - чын бәйрәм бүләк итте, тормышка мәхәббәтләре сүнмәвен, озак елларга җитәрлек нык сәламәтлек, якыннарының җылы мөнәсәбәтен , бәхет һәм иминлек теләде.